Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге хезмәткәрләре үзләренең эшчәнлекләрендә җәмгыятьтә тотрыклылыкны, иминлекне тәэ¬мин итүгә, гражданнарның тынычлыгын һәм хокукларын саклауга һәм законлы мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлдерәләр.
Гадәт буенча яңа елга аяк баскач полиция хезмәткәрләре дә үткәндәге эшләргә нәтиҗә ясыйлар, алга яңа бурычлар билгелиләр. Шуңа тулырак ачыклык кертү максатыннан әлеге бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Р. Мөхәммәтҗановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-Рөстәм Искәндәрович, оператив – хезмәт күрсәтү эшчәнлегенә анализ ясаганда, әүвәл кайсы саннарга тукталыр идегез?
-Әлбәттә, беренче чиратта без теләсә нинди җинаятьчелеккә юл куймаска һәм аларны булдырмау максатыннан үтемле профилактик чаралар күрергә тиешбез. Чагыштыру өчен шуны әйтим, узган 2017 елда чагыштырмача район буенча 100 мең кешегә исәпләгәндә 596,2 җинаять эше теркәлде, ягъни республиканың Иделаръягы зонасына кергән районнар арасында безнең террриториядә иң аз җинаять кылынды. Бу күрсәткеч алдагы ел белән чагыштырганда 9,2 процентка азрак дигән сүз. Безнең муниципаль җирлектә 136 җинаять кылынды, ягъни 2016 елга караганда 10,5 процентка азрак (ТР буенча 4,3%). Җинаятьләрнең кимүе буенча без Әтнә, Теләче, Саба, Балтач һәм Балык Бистәсе районнарыннан соң республикада алтынчы урынны билибез. Хәзер, җинаятьчелек буенча хәл – торышы безнең районда тотрыклы санала. Бигрәк тә, район җирлегендә кеше сәламәтлегенә зыян китерү, урлашу, барлык милек төрләренә кул сузу, хөкемгә тарттырылганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимеде. Әйтергә кирәк, криминал килеп чыгуга мөмкин булган урыннарда профилактик эшләр, махсус рейдлар үткәрү, патрульләр йөрү үзенең уңай нәтиҗәсен бирде. Криминаль хәлне контрольдә тотудан тыш, эшчәнлекнең кайбер юнәлешләрендәге күрсәткечләр дә яхшырды. Кыскасы, оператив-хезмәт эшчәнлегендә югары нәтиҗәләргә ирешүгә һәр подразделение, һәрбер полиция хезмәткәре зур өлеш кертә. Халык арасында профилактиканы һәм аңлату эшләрен даими үткәрүебез нәтиҗәсендә мошенник төрендәге җинаятьләргә бөтенләй юл куелмады. Әмма моңа күз йомарга һич тә ярамый. Полициянең участок вәкилләре үз вазыйфаларын урыннардагы авыл җирлекләре башлыклары белән бергәләп югары профессиональ дәрәҗәдә үтиләр. Чөнки, көнкүрештәге җинаятьләрне булдырмау өчен “йөк”нең иң зур өлеше дә аларга туры килә. Райондашларыбызга интернет челтәре аша акча эшләргә маташучы мошенниклардан бигрәк тә сак булырга киңәш итәбез.
–Җинаятьләрне ачу бүлек эшчәнлегендә төп рольне уйный. Шуңа да тукталыйк әле?
–Әйе, мисал өчен шуны искәртим, соңгы биш елдагы җинаятьләрне ачу күрсәткече 91,5 процентны тәшкил итте. Бу сан 2016 елдагыдан да 4 процентка югарырак. Соңгы 10 елда эчке эшләр бүлеге мондый уңышка беренче мәртәбә иреште. Республика буенча өченче категориягә кергән 21 бүлек арасында Саба районыннан кала (92,6 %) без икенче урынга чыктык. Сүз уңаенда шуны да әйтим, авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрне ачу аерым игътибарга лаек. 2017 елда андый җинаятьләрнең 95,5 проценты ачылды. Соңгы биш ел күрсәткечләре белән чагыштырганда да яхшырак эшләдек. Иң мөһиме халык үзенә куркыныч янамаганны тойсын, әти – әниләр үз балалары, тормышлары өчен тыныч булсыннар иде. Балигъ булмаганнар белән дә нәтиҗәле эш алып барабыз. Бердәмлек булсын өчен иң элек бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк. Районыбызда мәчетләр, чиркәүләр эшли. Дини оешма лидерлары, дин әһелләре белән һәрдаим аралашып торабыз, булган проблемаларны бергәләп хәл итәбез. Җәмәгать урыннарында, урамнарда бәрелеп-сугылып йөрүчеләргә, ялган аракы белән сату итүчеләргә дә дә таләпләр катгый. 2017 ел дәвамында урамда 8 кеше тарафыннан җинаять кылынды, гомумән, җәмәгать урыннарында 12 кеше хокук тәртибен бозуда гаепләнде. Безнең районда Росгвардия подразделениеләре юк. Буа һәм Тәтеш кебек муниципаль берәмлекләрдә алар нәтиҗәле генә эшләп торалар. Шуңа күрә без ирекле халык дружиналарының һәм “Форпост” ярдәменнән дә файдаланырга тырышабыз. Алар график нигезендә билгеләнгән көннәрдә полициянең участок вәкилләре белән берлектә дежур торалар, җәмәгать тәртибен саклауда үзләреннән өлеш кертәләр, төрле бәйрәм чаралары, шулай ук спорт ярышлары үткәргән вакытта җәмәгать тәртибен саклауда катнашалар.
-Законсыз әйләнештәге исерткеч эчемлекләргә каршы көрәш ничек бара? Чүпрәледә моңа “нокта” куелдымы?
-Кызганычка каршы, бу юнәлештәге эшнең бөтен мөһимлеген аңлаган хәлдә, безгә һич тә тынычланырга ярамый. Алкоголь продукциясенә акцизлар үсә барган саен, фальсификацияле спиртлы эчемлекләр бәясендәге аермалылык та арта бара. Үткән ел законсыз әйләнештә булган алкогольле продукция сатуны дәлилләү өчен 18 мәртәбә тикшерү үткәрдек һәм 518,6 литр эчемлек кулга алынды, гаепле дип табылган 15 кеше административ җавапка тартылды. Район территориясенә бернинди документсыз спиртлы эчемлек китерүнең 7 очрагы ачыкланды. Аларның күпчелек өлешен Казахстан Республикасында җитештерелгән эчемлек тәшкил итте (506 литр). Ялган аракылар эчү нәтиҗәсендә күп авыруларның килеп чыгуы һәм шул сәбәптән үлүчеләр саны тынычланырга урын калдырмый. Йөрәк- кан тамырлары белән авыручыларның күпчелеген даими эчкечелек белән шөгыльләнүчеләр тәшкил итә. Безнең район территориясенә керү өчен берничә дистәдән артык юл бар. Чит өлкәләр белән ызандаш торуыбыз да теләсә нинди исерткеч сыекчалар кертү өчен бик җайлы. Наркотикларның районга үтеп керүенә юл куймас өчен дә зур күләмле эшләр башкарыла, махсус “Мәк” операциясе үткәрелә. Безнең алда һәрвакыттагыча катлаулы бурычлар тора. Район халкы безнең хезмәткәрләрдән җинаятьчелеккә, коррупциягә каршы көрәштә җитди нәтиҗәләр көтә, шулай ук эшчәнлегебезнең ачыклыгына, нәтиҗәлелегенә өметләнә. Шушы бурычларны тормышка ашыру өчен полиция хезмәткәре югары белемле, башкарган хезмәтенә җаваплы карашта, үз-үзенә таләпчән булырга тиеш. Эчке эшләр органнары системасына кадрларны сайлап алу тәртибенең катгыйлануы да шуннан гыйбарәт. Булачак полиция хезмәткәренә физик һәм психологик яктан югары таләпләр дә куела. Бүлек коллективының профессиональ сыйфаты моңа җавап бирә дип уйлыйм.
-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рөстәм Искәндәрович!
Рәшит Фәтхуллов