2018 елдан Татарстанда ындыр табакларын капиталь ремонтлау программасы башлана

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

2018 елдан Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагында ашлык саклый торган ындыр табакларына капиталь ремонт үткәрү программасы башлана, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы.

Республика программасы кысаларында, 373,2 миллион сумга 127 ындыр табагын ремонтлау планлаштырыла.

Яңа программа ашлык саклау шартларын яхшырту һәм аның товар сыйфатын саклауга ярдәм итәр дип көтелә.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International