Чүпрәледә "Ел тәрбиячесе -2018" бәйгесе узды

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Бөек галим мәгрифәтче язучы Ризаэддин Фәхреддин  мәңге онытылмаслык шундый нәсыйхәт язып калдырган: “Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”. Бу бөек сузләрнең асылына төшенсәң, балалар бакчасында эшләүче тәрбияченең нинди җаваплы эш башкаруын аңларга мөмкин.

Шушы көннәрдә 1 номерлы Иске Чүпрәле балалар бакчасы базасында  тәрбиячеләр  көч сынашты.  Традицион  "Ел тәрбиячесе-2018" бәйгесенең  район турында катнашырга  7  тәрбияче: Фрида Вәлитова, Миләүшә Миннебаева, Рамиля Низамова, Алсу Нуруллова, Марина Садеева, Елена Зайцева, Анастасия Хабардова дәгъва кылды.

Тәрбияче кешегә дә җитмеш төрле һөнәр аз: ул – шагыйрь дә, рәссам да, биюче дә. Ә менә 2 номерлы “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Миннебаева  әлеге исемлекне тагын да дәвам итеп, бәйләү буенча да балаларга мәхәббәт уяткан. Бәйләүләр дә гадәти түгел, ә бармаклар ярдәмендә. “Бу исә кул, бармаклар өчен бик файдалы”, ди узе бу турыда. Үзләренең эшләнмәләрен алар бәйгедә катнашучылар игътибарына да тәкъдим иттеләр.

Балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап ачу өчен тәрбияче нинди генә шөгыльләр тапмый. Дүрт юллык шигырьләрне өйрәнү өчен, мәсәлән,  1 номерлы Иске Чүпрәле балалар бакчасы тәрбиячесе Фрида Вәлитова бармакларга рәсемле балдаклар кидереп эш итә. Рәсем сәнгатенә, тирә-юньне өйрәнүгә мәхәббәт уятуда, математика буенча да  уен элементлары, тагын әллә ниләр кулландылар алар.

Конкурсантлар үзләренең осталыкларын мастер-класс чыгышында, презентация   аша да күрсәттеләр.  Нәтиҗәдә, 1 урынга Миләүшә Миннебаева, 2 урынга –Марина Садеева һәм 3 урынга Алсу Нуруллова лаек булдылар.

1 һәм 2 нче урынны  яулаган тәрбиячеләр 20 февраль дә узачак зонаара бәйгедә көч сынашачаклар, уңышлар телибез.

 

Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International