Экология министрлыгы "Ачык ишекләр көне"нә чакыра

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Экологларга тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итеп булачак.

15 февральдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Һәр теләгән кеше экологларга тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, Ачык ишекләр көне министрлыкның барлык төрриториаль идарәләрендә узачак”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казан, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында яшәүчеләр Казанда Үзәк территориаль идарәгә (Павлюхин ур., 75 йорт) мөрәҗәгать итә ала.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 267-68-87. Башка районнарда яшәүчеләр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Чистай, Буа һәм Арчадагы териториаль идарәләргә чакырыла.


http://tatar-inform.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International