Яңа Убида гомер кичерүче Ольга Ярзуткина 90 яшьлеген билгеләде

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Чүпрәле районы Яңа Уби авылында яшәүче  Ольга Николаевна Ярзуткинаны 90 яшьлек олы юбилее белән тәбрикләп, Россия Президенты котлавын һәм район башлыгы бүләген тапшырырга  Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Полюшков һәм авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин килде.

Ольга Николаевна Яңа Уби авылына Коршангы-Шигалидан килен булып килә. Сугыш елларында хезмәт куйган тормыш иптәше Алексей авылда менә дигән агач остасы, мич чыгаручы була. Авылдашлары аның әлеге осталыкларын бүген дә сагынып сөйлиләр.  Уңган гаиләдә Ольга Николаевна да сынатмый. Сугыш елларында куйган хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләнсә, тырыш хезмәт юлы өчен ветеран исеменә дә лаек ул.

Бүгенге көндә пар канаты булмаса да, янәшәсендә улы Юрий, килене Галина, аларның балалары белән яши. Тырыш хезмәтнең татлы җимешле булуын балаларында да, оныкларында да төшендерә алган юбиляр. Нәсел дәвамчыларына да бай ул: 16 оныгы, 18 оныкчыгы бар.

Сугыш елларындагы, аннан соңгы елларда куйган хезмәтләре өчен җитәкчеләр баш иеп, рәхмәт белдерделәр, исәнлек теләделәр. 


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International