Хайваннар дөньясы объектларын рациональ файдалану максатында һәм тирә-юнь мохитка тәэсир итүне билгеләү кысаларында биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә 2018-2019 еллардагы аучылык сезонында аучылык ресурсларын алу күләмен раслау материалларын әзерләү эшләре алып барыла.
Гражданнар, юридик затлар һәм җәмәгать оешмалары тирә-юнь мохитка тәэсир итүне билгеләү буенча башлангыч варианты буенча тәкъдимнәрен 2018 елның 21 мартына кадәр, Казан шәһәре, К.Тинчурин урамы, 29нчы йорт адресы буенча урнашкан Комитетка яисә ojm@tatar.ru электрон почтасына җибәрә алалар.
Материалларны дәүләт экология экспертизасына әзерләү кысаларында җәмәгать тыңлаулары да үткәреләчәк.
Тирә-юнь мохитка тәэсир итүне билгеләүнең башлангыч материаллары белән Комитетның рәсми сайтында (http://ojm.tatar.ru) танышырга мөмкин.
Чүпрәле районында җәмәгать тыңлаулары исә 2018 елның 23 мартында иртәнге 9.00 сәгатьтә, Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 13нче йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасының утырышлар залында үтәчәк.