Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан синоптиклары иртәгә республикада буран һәм көчле җил чыгу ихтималын җиткерде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән буран чыгачак, буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кимергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Монанн тыш республикада урыны белән көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәюе дә көтелә.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International