Быел Татарстанда 28 күпфункцияле мәдәни үзәк төзеләчәк

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

2018 елда да әлеге программа буенча төзелешләр дәвам итәчәк. 28 күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Бу максатларда республика бюджетыннан 281,89 миллион сум акча бүленәчәк. (2017 елда – 282,38 миллион сум).

 Мәдәни әһәмияткә ия объектлар төзү программасы 2012 елдан тормышка ашырыла. Соңгы алты елда республикада 41,5 мең урынга исәпләнгән 257 авыл клубы сафка бастырылды. 2012-2017 елларда программаны финанслау күләме 2,6 миллиард сумнан артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International