Ут, газга бәяләр июльдән артачак

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Без анда бәяләрне Татарстан Республикасы күләмендә һәм шәһәрләрдәге тарифны күз алдында тоткан идек. Җирле бәяләр исә түбәндәгечә: газ өчен аерма юк, шәһәрдә яшәүче халык кебек үк бкр куб.метр газ өчен 5,48 тиен түлибез. Әгәр  1 июльдән вәгъдә ителгәнчә бәяләр 3,4%тан күбрәккә арттырылмаса, газга бәя елның икенче яртыеллыгында безнең өчен 5,66 сум тирәсендә булыр, дип фаразлана.

Ә электрэнергиясе өчен шәһәр халкы хәзергесе вакытта 1 квт электроэнергия өчен 3,56 сум түли. Авыл җирлегендә яшәүчеләр, ягъни безнең өчен ул 2,49 сум. 1 июльдән арта калганда Монополиягә кршы хезмәт тариф бу өлкәдә 3,6 %тан артмаячак дип белдерә. Шуңа таянып, 1 июльдән авыл кешесе электр энергиясенең 1 квты өчен 2,58 тиен генә түләр дип көтелә.

Су белән тәэмин итүгә бәяләрне Монополиягә каршы хезмәт белән килештереп һәм Татарстан Хөкүмәтенең бу уңайдан кабул ителгән карарларыннан чыгып, һәрбер район үзе билгели. Безнең районда 2018 елның 1 январеннән суга бәя 33,02 сумны тәшкил итә. Һәм көнкүреш калдыкларын утилизацияләгән өчен бер кеше өчен 22,62 сум түлибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International