Авыл хуҗалыгы продукциясен интернет-ярминкә аша сатып-алып була

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен интернет-ярминкә аша сатып- алып була. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгы оештырган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Авыл хуҗалыгы продукциясен интернет аша сату ихтыяҗы күптәннән туды. Казанда һәм башка эре шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү елдан-ел активлаша бара. Без быел, беренче чиратта, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әмере белән интернетта да ярминкә булдырдык. Әлеге проект авыл хуҗалыгы продукциясе сатучыларны һәм сатып алучыларны берләштерә, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары үсеше бүлеге башлыгы урынбасары Анатолий Никитин.

Интернет-ярминкә узган елның декабреннән генә эшли башлаган. Шуңа карамастан, анда 200дән артык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче теркәлергә өлгергән.

Электрон ярминкә проекты кирәкле продукцияне өйдән чыкмыйча гына табу, бәяләрен чагыштыру һәм сатып алу мөмкинлеге бирә. Шулай ук сатып алучы сатып алган продукциясе турында бәяләмә дә язып калдыра ала.

Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр әлеге интернет ярминкә ярдәмендә, сатучыларга хезмәт хакы түләү, аренда бәясе кебек чыгымнарны киметә ала.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International