Татарстанда дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган «Лада Ларгус» пәйда булды

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган «Лада Ларгус» пәйда булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Яңа система «Робот» радар технологиясе нигезендә булдырылган һәм «Лада Ларгус» автомобиле базасында урнаштырылган.

Системаның үзенчәлеге шунда: ул тизлекне стационар режимда гына түгел, машина хәрәкәт иткән вакытта да үлчи ала.

Узган атнада социаль челтәрләрдә Татарстанга шундый 300 автомобиль алып кайтулары хакында мәгълүмат таралды. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә моны кире кактылар. Дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган эксперименталь «Лада Ларгус» әлегә берәү генә. 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International