Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил хакында кисәтә

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтү таратты.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, иртәгә көндез һәм төнлә республика территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секуындына 15 метрга кадәр җитәчәк.

Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими, юлларда кар көртләре хасил булачак, дип кисәтә синоптиклар. 

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International