Транспорт министрлыгы 2025 елга кадәр РФ транспорт системасын үстерү программасын әзерли

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

Россия Транспорт министрлыгы җәйгә Россиянең 2025 елга кадәр исәпләнгән «Транспорт системасын үстерү» яңартылган дәүләт программасын әзерләячәк. РФ транспорт министры урынбасары Евгений Дитрих ТАСС агентлыгына шул хакта хәбәр иткән.

«Бүгенге программа 2021 елга кадәр гамәлдә булачак, ә җәйгә 2025 елга кадәр озайтылган редакция әзерләнә. Без анда яңа проектларны күрсәтә алачакбыз, аларның күбесе 2018 һәм 2019 елларда гамәлгә ашырыла башлаячак», – диде Дитрих.

Аның сүзләренчә, программада төп дүрт максат билгеләнгән: икътисадта транспорт чыгымнарын 4-5 процентка кадәр киметү, халыкның транспорт хезмәтләреннән файдалана алуы, транспортта куркынычсызлык, транспорт хезмәтләре экспортын һәм транзит потенциалын үстерү.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»).


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International