Тәнзилә апа узенең балаларын гына тәрбияләп үстермичә, бертуганының ике кыз баласын да тәрбияләп, белем биреп, олы тормышка аяк бастырды. Тәнзилә Әхмәт кызы бик кызыксынучан ханым, ул матур итеп рәсем дә ясый, төрледән төрле кул эшләнмәләре иҗат итә. Шулай ук, Тәнзилә апа сәяхәт итергә ярата, ике ел элек ул Тын океанындагы Авачен бухтасында булып кайта. Ул анда да үзенә шөгель таба – океан яр буйларында төрле суүсемнәр, моллюсклар, чуерташлар, диңгез йолдызларын, диңгез керпесен, краблар җыеп аларны киптерә. Һәм менә, ниһаять, шушы хозурлыкны күрергә, Иске Шәйморза авылы халкының мөмкинчелеге барлыкка килде. Авыл китапханәсендә Тәнзилә апаның кулэшләнмәләреннән һәм әлеге кызык экспонатлардан торган күргәзмә эшли башлады. Рәхим итегез!