Узган елда Татарстан полицейскийлары җинаятьләрне ачуда 12 елда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән. Бүген Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин ведомствоның киңәйтелгән коллегиясе барышында узган елга нәтиҗәләр ясады.
Әйтик, 2017 елда җинаятьләрне ачуда уртача күрсәткеч 58 проценттан артып киткән. Авыр җинаятьләрне ачу – 65, кеше үтерүгә бәйле җинаятьләрне ачу 95 процентка җиткән. Шул ук вакытта, сәламәтлеккә белә торып авыр зыян китерү белән бәйле җинаятьләрнең барысы да диярлек ачылган.
Явыз ният белән һөҗүм итү һәм талау очракларының 90 проценттан артыгы ачылган. Узган елда барлыгы 46 093 җинаять теркәлгән булган.
«Хезмәткәрләрнең эше артты. Соңгы кыскартулар нәтиҗәсендә без шәхси составның 18 процентка якынын югалттык. Эш шартлары ничек кенә катлаулы булса да, үз алдыбызга безнең эшнең сыйфатына бернинди кыенлыклар да йогынты ясарга тиеш түгел дигән максат куябыз», - дип искәртте Артём Хохорин.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Александр Елисеев).