Роспотребнадзор ябыктыра торган даруларның кеше тормышына куркыныч янавы турында сөйли

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Россия кулланучылар күзәтчелеге инернет аша сатыла торган DNPябыктыра торган даруларның кеше тормышына куркыныч тудыруы турында кисәтеп, ашыгыч хәбәр таратты, дип яза “Башинформ”.

Күзәтчелек хезмәте Бөекбритания гражданнарының әлеге матдәне кулланып, сәламәтлекләренә зыян килүен җиткергән. Анда 2,4 динитрофенол (ДНФ) – химик матдә бар. Динитрофенол агачлар һәм тукымаларны буяу, тукландыру өчен кулланыла, аны эчәргә ярамый, диелгән хәбәрдә.

Продукт сатып алынган очракта Роспотребнадзорга, шулай ук кайнар линия телефоннары аша яки depart@gsen.ru электрон почтасына мөрәҗәгать итәргә була.

(Казан, 14 гыйнвар, “Татар-информ”).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International