Минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын 1 майда тигезләячәкләр

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләячәкләр. Тиешле канун проекты хокук мәгълүматы рәсми порталында урнаштырылган. Аның нигезендә, минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын 2018 елның 1 маенда тигезләячәкләр. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Башкортстанда минималь хезмәт хакының күләме аена 9 489 сумны тәшкил итә. Бу яшәү минимумының 85 процентын тәшкил итә. Яшәү минимумыннан түбән хезмәт хакы алучылар саны 4 млн кеше. (Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International