2018 елда минималь хезмәт хакы күләме арта

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хезмәт министрлыгының канун проекты 2018 елның 1 гыйнварына хезмәт хакының минималь күләмен 9,485 мең сумга (2017 елның II кварталы өчен яшәү минимумының 85 проценты) җиткерергә уйлый. Ә 2019 елның гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләштерү ниятләнә.
"Киләсе елда бюджет өлкәсендәге хезмәт хакының минималь күләмен арттыру өчен гомуми чыгым 26,2 миллиард сумны, шул исәптән федераль бюджеттан – 7,2 миллиард сум, 2019 елда - 43,9 миллиард сум, шул исәптән федераль бюджеттан 12 миллиард сум тәшкил итәчәк", - дип белдергән Ельцова.
"Икътисад өлкәсеннән өстәмә ихтыяҗ 2018 елда - 17,1 миллиардка, 2019 елда 28,8 миллиард сумга төшәчәк", - дип өстәгән ул.
Министр урынбасары белдерүенчә, бюджет чыгымнарының өчтән бере иминиятләштерү түләүләре һәм физик затлардан алынган салым рәвешендә кире кайтарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International