Кышкы бәйрәм яллары Чүпрәледә төрле бәйрәм чараларына бай булды: ун көнгә сузылган Яңа ел бәйрәмнәрендә һәр көнне паркларда бик күп күңелле һәм кызыклы чаралар үткәрелде. Шулай ук, спорт ярышлары узды, балалар өчен музей-китапханәләрдә төрле кичәләр, экскурсияләр оештырылды.
Чыгарылышлылар, Дуслык, Дементьев исемендәге паркларда район үзешчәннәре, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Кыш бабай һәм Кар кызы, ел хуҗасы-Эт сабыйларның күңелен күрде.
-12 ел инде райондагы кышкы яңа ел бәйрәмнәрендә булганым юк иде. Бик матур оештырганнар, шәһәрдәге кебек. Элек, рәхәтләнеп, ял итеп йөрерлек урын табып булмый иде. Бүген Чүпрәледә балаларны йөртерлек, уйнатырлык урыннар шундый күп! Гел өйдә утырасы килми, балалар белән күңел ачырга чыктык менә, – ди Адлер шәһәреннән кайткан Эльмира ханым.
Ялларын файдалы. саф һавада үткәргән райондашларыбыз күңел ачты, кайнар чәй. Коймаклардан, тәм-томнардан авыз итте.