“Перспектива” муниципаль унитар предприятиесе ике берәмлек техникага тулыланды

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Чүпрәле районының “Перспектива” муниципаль унитар предприятиесе ике берәмлек техникага тулыланды. 

Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелгән “КамАЗ” автомобиле һәм МТЗ тракторы Чүпрәле районы юл урам челтәрен кардан чистартуда һәм төзекләндерүдә хезмәт күрсәтәчәк.

Тулаем республика буенча район-шәһәрләргә шундый 207 яңа техника бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International