Раилә – җиңүче!

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Липецк шәһәрендә Россия кубогына оештырылган ишкәк ишү буенча бөтенрәсәй күләмендә үткәрелгән ярышларда безнең район кызы Раилә Сатдинова да катнашып, 2000 метрлы арада ишкәк ишү буенча беренче урынны яулады. Ярышларда илнең 14 төбәгеннән 200 ишкәкче катнашкан. Райондашыбызны котлыйбыз һәм җиңүләре белән горурланабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International