Рәстәм Мөкатдәсов, Иске Кәкерле авылы: -Әниебезне хөрмәтләп килүегез өчен рәхмәт!
90 яшенә җиткәннәр һәм аннан да өлкәнрәкләрне хөрмәтләп, район башлыгы Александр Шадриковның, аның ярдәмчесе Алексей Сарафановның, я булмаса башка җитәкчеләрнең Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район бүләген бирүләрен газета битләреннән ел буе күзәтеп бардык. Безгә дә килерләрме, әниебез Бибинур Сабит кызына 90 яшь тула бит, дип уйлаган идек. Килделәр, шөкер. Шул авыр хезмәтне үз җилкәләре аша кичергәннәргә, үзләренчә әйткәндә “таякка” эшләгәннәргә бер хөрмәт билгесе бит инде бу. Ә район җитәкчелегенең моңа шундый олы мәгънә салып, шәхсән үзләре килеп хәл-әхвәл белешүләре аларның өлкәннәргә карата булган игътибарлылыгын күрсәтә.
Безнең әни яшьтәшләренә, шулай ук безнең әнигә дә, балачак рәхәтлекләрен күреп тору язмаган инде ул. Коллектилашу, сугыш, аннан соңгы еллар михнәтләрен үз күзләре белән күргән кешеләр алар. Сыналсалар да, сынмыйлар, диләр бит, - шушы хатын-кызларга карата әйтелгән сүләрдер алар.
Бибинур һәм Мансур Мөкатдәсовлар биш балага гомер биргәннәр. Мансур аганы Иске Кәкерле һәм тирә-як авыллары халкы кул эшләнмәләре остасы буларак хәтерли. Авылның “Кулибины” була ул –ватылган җиһазны шундук төзәтеп куя, төзелеш эшләренә кирәк булган җиһазны күп вакыт үзе ясый.
Бибинур апа исә картлыгын улы Рөстәм белән килене Алсу гаиләсендә кичерә. Аларның ике кызының һәм тагын да сигез оныгының яраткан әбиләре. Уңган-булган гаилә балалары буларак Мөкатдәсовлардан туган балалар барысы да тормышта үз урынын тапкан, гаиләләр төзеп, хезмәтле-ашлы булып гомер итәләр. Төрлесе төрле якка таралышкан булсалар да әниләренең юбилее туган нигезгә янә туплаган аларны. Алай гына да түгел, Бибинур апаны котларга күрше-күлән, туганнар да җыелган. Алар бу гомер датасын коръәннән сурәләр укып билгеләп үттеләр. Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов та Бибинур апаны тәбрикләп РФ Президенты хатын һәм район башлыгы бүләген тапшырды.