Чүпрәледә совет милициясе оешуга 100 ел тулуны билгеләделәр

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

10 ноябрьдә Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Быел исә ул дата гадәти гына түгел, чөнки бүген совет милициясе оешуга 100 ел тулды. Шушы дәвер дәвамында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре Ватанга тугрылыклы хезмәт итеп, илебез гражданнары иминлеген тәэмин итү өчен үзләренең һөнәри бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлеге буенча район үсеше белән нык бәйләнгән. Аның һәр этабында да җәмәгать тәртибе һәм закон сагында милиция, хәзер инде полиция хезмәткәрләре тора. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен чын мәгънәсендә көчле рухлылар, тәвәккәл кешеләр һәм тормышыбызда гаделлек өчен көрәш баручылар бәйрәме дип тынгысыз алып атарга да хаклык бар. Эчке эшләр бүлеге Бәйрәм уңаеннан начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов җитәкләгән личный состав һәм ветераннар коллективы район үзәгендәге Дан монументы янына җыелды. Чарада район башлыгы Александр Шадриков, иҗтимагый оешма вәкилләре, тармаклы технологияләр техникумы һәм Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе укучылары да катнашты. Мәңгелек ут янына венок куйганнан соң Бөек Ватан сугышы елларында ил азатлыгы өчен яу кырында башларын салган райондашларыбызга хөрмәт йөзеннән бер минут тынлык игълан ителде. “Үзенең барлыкка килгән көненнән башлап хокук һәм саклау органнары җәмәгать дәүләт иминлеген саклау кебек үтә дә җаваплы вазыйфаны лаеклы үтәп киләләр. Эчке эшләр органнары хезмәтенә үзен багышлаган кешеләр һәр вакытта да аерым сыйфатларга ия, алар һәрчак кешегә ярдәм итәргә әзер торалар. Сез үзегезнең хезмәтегезгә тугры калып җинаятьчелек белән йөзгә – йөз алып килеп көрәш барасыз, гражданнарыбызның тынычлыгын тәэмин итәсез. Эчке эшләр органнары ветераннарына да рәхмәтем чиксез. Алар туплаган тормыш тәҗрибәсе хокук саклаучы яшь буынны Ватан алдындагы җаваплылыкны үтәү өчен патриотик рухта тәрбияләүдә аерым урын тота. Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлыйм Сезне ихлас, Сезгә һәм гаиләгезгә нык исәнлек, бәхет, тынычлык һәм хезмәтегедә уңышлар телим”,- диде Александр Валерьевич. Эчке эшләр бүлегенең элеккеге начальнигы, милиция полковнигы Вазыйх Сатдинов, совет милициясе ветераны, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы Фәргать Шигапов РФ Эчке һәм эшләр министрлыгының Чүпрәле районы бүлеге буенча начальнигы, полиция подполковнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов та личный составны һәм ветераннарны кайнар тәбрикләделәр. Да Шуны искәртим, соңгы елларда районыбыздагы эчке эшләр бүлеге коллективының уңышлары да куандыра. Оператив – служба эшчәнлеге буенча Татарстан Республикасының Иделаръягы зонасына кергән районнар арасында алдынгы урыннарда бара. Сәламәтлеккә авыр зыян китерү, урлау һәм башка төрле жинаятьләрне ачу да республиканың күрсәткечләреннән югары уртача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International