4 ноябрь – илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрендәвам итү көне буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Чүпрәлерайоны – илебез территориясендә тугандаш халыкларның үзараышанычына һәм хөрмәтенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булганҗирлек.
Ел саен әлеге бәйрәм кысаларында районда традицион чаралар уза. Шуларның берсе булып, район оешмалары, авыл җирлекләре һәм күрше төбәкләрдән килгән командалар арасында волейбол ярышларын үткәрү тора. Быел да спортчыларны берләштергән әлеге бәйрәмдә сигез команда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе призлары өчен көч сынашты.
Ярышлар көн дәвамында 1 номерлы урта мәктәбе Иске Чүпрәле һәм балалар спорт спорт залларында узды. Спортчыларны район башлыгы, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Александр Шадриков тәбрикләде, бәйрәм белән котлады.
–Илең Үз, аның өчен үткәне горурлык, киләчәге өчен өмет–болар барысы да халыкны берләштерүче һәм нык, тату итүче кыйммәтләр. Әлеге чара да, беренче чиратта, спортчыларны һәм берләштереп җанатарларны, сәламәтлек рухы, күңел күтәренкелеге өсти,-дип уңышлар командаларга теләде.
Көн буена сузылган киеренке ярышлардан соң җиңүчеләр дә билгеле булды. Беренче урынга Буа районыннан килгән “Толымбай“ командасы лаек булды. Икенче урынны Ульяновск өлкәсеннән “Пилюгино“ командасы яулады. Өченче һәм дүртенче урыннарны “Акчарлак” район командасы һәм Иске Чүпрәле күппрофильле лицей командасы бүлеште. Призлы урыннар яулаган командаларга Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.