Иске Кәкерле авылы халкы көзге уңышлар җыелып алынгач үткәрелүче традицион бәйрәмгә - “Көзге балл”га мәдәният йортына җыелды.
Бәйрәм “Ялкын” бию коллективы чыгышы белән башланып китте. Сәхнәдә республика күләмендә танылып килүче җырчыбыз Ранис Алиев, Усманова Алсу, Наил Арслановлар үзләренең матур көйләрен суздылар. Башлыгы Авыл, Татарстанның авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сәхаутдин Хөсәенов халыкны бәйрәм белән тәбрик итеп, авылдашларны яңалыклар белән таныштырды, уңышлар теләде. Бәйрәм төрле уеннар кызыклы, җыр-биюләр, лотерея уеннары белән үрелеп барды. Авыл халкы үзләре үстергән уңыштан күргәзмә дә әзерләгән иде, кабакларны исә төзделәр сәхнәгә. Иң зур һәм иң авыр кабакны быел Илдар Хөсәенов үстергән, аларның кабагы 40 кг.га якын авырлыкта иде. Рәзил Фәткуллиннар, Фәргать Камкаев, Абдулла Сабирҗанов, Гарифуллин Фәнис, Илназ Мөхәммәтшин, Равиль Давыдов, Әлфинә Әмироваларның кабакларының авырлыклары да 30 кг.га якын иде. Чара ахырында исә кабак хуҗаларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Күңелле һәм Бәйрәм истә калырлык итеп үтте.