Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков: "Татар телен мин беләм, ул миңа эшемдә кирәк"

2017 елның 3 ноябре, җомга

Татарстанның Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков туган телләрне өйрәнүгә мөнәсәбәтен әйтте.

- Сез ни өчен татар телен өйрәндегез?

- Мин аны балачактан ук беләм, өйрәнмәдем, минем әти-әниләр Татар дигән Саплыгы татар авылында яшәделәр. Безнең Чүпрәле районы картасын карасагыз, анда торак пунктлар бакча белән бүленә, бер ягы татар авылы, икенче ягы чуваш авылы, андый авыллар бик күп. Әти-әниләр Татар авылында Саплыгы яшәделәр, шуңа күрә мин балачактан ук татар телен беләм, бездә гадәттә чувашлар татарча, татарлар чувашча белә, бездә син татарча беләсең, белмисең дигән бүленеш юк. Авыл елга яки ындырбаш

- Сезнеңчә, татар телен белергә кирәкме?

- Әлбәттә, белергә кирәк, беренче чиратта без Татарстанда яшибез, безнең дусларыбыз татарлар, туган телдә сөйләшкәч, бөтен кешегә күңелле була. Икенчедән, ул дәүләт теле. Ике улым Минем татарча чип-чиста сөйләшәләр. Телне мәктәптә өйрәнәләр, беренчесе мәктәпне бетерде, хәзер икенчесе мәктәптә укый.

- Татар теленең чуваш, рус телләреннән аермалы буларак нинди үзенчәлеге бар?

- Аны бүлеп була дип дә мин белмим. Мин аны кодрәтле тел диям, чөнки кодрәтле милләт теле ул. Һәр милләтне шулай дип атап була торгандыр. Әдәби телне Мин белмим, үзгәртсәң, әлбәттә, хаталар чыга, гафу итәрсез, бәлки, мин дөрес сөйләмәгәнмендер. Мин мәктәптә укыганда әдәби телне өйрәнмәдем, телне урамда мин, дуслар белән сөйләшкәндә өйрәндем. Татар телен белү минем өчен бик мөһим, минем татарча да балаларымның белүләрен телим.

- Татар теленең ни өчен кирәге чыга сезгә?

- Минем эштә, мәсәлән, ул кирәк. Мин татар халык авылларында белән очрашканда татарча сөйлим, чуваш ә авылларында чувашча сөйлим, олылар сөйләшкәндә белән дә ул кирәк. Кабатлап әйтәм, бу минем өчен бик мөһим: Чүпрәледә безнең яртылаш татарлар, чувашлар бит, бездә руслар азрак.

- Хәзер үз телен онытучылар бар бит, аларга нәрсә әйтер идегез?

- Телне өйрәнергә кирәк. Әби-бабайлар шул телдә сөйләшкән, ул безгә алардан бирелгән. Һәркем үзенең туган телен белергә тиеш, үткәнне белмәгәннең киләчәге юк диләр бит. Шуңа да туган телне өйрәнергә кирәк дип уйлыйм. Минем улларым чувашча да чип-чиста сөйлиләр, алар туган телне белергә тиеш.

- Тагын бер үтенеч: сез чуваш теленнән берәр әйтеп мәкаль, аны татар теленә тәрҗемә итә алмыйсызмы?

- Туган телне белергә кирәк, әби-бабайлар безнең шул телдә сөйләшкән, без балаларны да өйрәтергә тиеш.

Родной язык нужно обязательно знать, это тот язык, на котором разговоривали наши деды, прадеды, и мы обязаны научить своих детей родному языку.

Чыганак http://intertat.tatar/society/ch-pr-le-bashlygy-aleksandr-shadrikov-tatar-telen-bel-m-ul-mi-a-eshemd-kir-k/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International