Чүпрәледән сугыш ветераны Валентина Калачева 95 яшьлеген билгеләде

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Хатын-кыз һәм сугыш. Болар – бер - берсенә төшенчәләр ят, аларны янәшә куеп, үзара бәйләнештә әйтүе сәер. Әмма, бу коточкыч сугыш афәте асыл затларыбызны да ил азатлыгы хакына аяусыз көрәшкә күтәрелергә, кулына корал алырга мәҗбүр итте. Районыбызда изге яуда катнашкан, күрсәткән батырлыклары өчен орден – медальләргә лаек булган гүзәл затлар бар. Шуларның берсе Уби авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Петровна Калачева.

Көзнең соңгы аен башлап, нәкъ 1 ноябрьдә Валентина Петровна 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта ул үзе: “95 яшемне тутырсам иде дигән теләктә яшәдем. Ходайга рәхмәтлемен, бу көн килеп җитте”,-ди.

Сугыш ветераны быел бик авыр инсульт кичерә. Күзләре белән дә якты дөньяның бар гүзәллеген күрми. Шулай да хәтеренә әлләни килмәгән зыян. Үзен юбилее белән котларга килгән кунакларны: район урынбасары башлыгы Алексей Сарафановны, авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухинны, ветераннар советы рәисе Николай Верхеевны Уби һәм урта мәктәбе директоры Наталья Гаврилованы күтәренке күңел белән каршы алды, тормыш юлын да бәян итте.

Валентина Петровна Уби авылында туа. Гаиләдә алар өч кыз бала үсәләр, иң олылары ул була. Кыз туганнары да озынгомерлеләр, бакыйлыкка күчкәннәренә әле берничә ел узган гына.

1942 елда Валентина Петровнаны фронтка чакырып, повестка китерәләр. Шулай итеп, авылдан өч кызны ат арбасына утыртып чгып китәләр алар. Чит-ят җирләрдә булмаган кызлар үзләренең кайда икәнлекләрен дә әйтә алмыйлар, ни эшләргә кирәклеген дә тәгаен белмиләр. Чөнки аларны китереп урнаштырган полктан бер кая да чыгып йөрергә ярамый була торган.

10нчы Көнбатыш армия фронтының 96нчы укчы гвардия полкында Валентина Петровна машинистка булып хезмәт итә башлый. Үзенең фронтовик дуслары белән барысын да: үлемне дә, авыруларны, ачлыкны да күрә. Смоленск янәшәсендәге бәрешләрне белән дә үз күзләре күрергә туры аңа. “Йокларга бер шинель иде. Бер җирдән, икенчесенә күченү бары тик төнлә белән генә эшләнә, көндез ярамый. Төн буе җәяүләп барасың, барасың, көндезен килеш ач, йоклыйсың я, я тагын приказ көтәсең...”, ди ул.

Бәрелешләр вакытында полк штабы һәрвакыт алдынгы рәтләрдә була. 1944 елдагы берсендә бәрелешләрнең ул яралана, уң аягына снаряд кыйпылчыгы эләгә. Аңа Шул ук елны “Сугышчан казанышлары өчен” медале тапшыралар һәм ул туган ягына кайтып китә.

Валентина Петровна гомере буе Буа районы Толымбай авылы балаларын укыта. Яшәп Буада, әлеге авылга көн саен 4 км юлны җәяүләп йөри. Тормыш Бәхетле башлап, дөньяга бер аваз улы сала. Тик еллар узгач, ана белән бала арасы ерагая. Казахстанга киткән улы, шунда өйләнә, чит илгә китә. Кем белә, бәлки улы әнисенә хатлар да юллагандыр, тик алар инде адресатына барып җитмиләр.

Олыгайган көнендә Валентина Петровнаны сеңлесенең кызы Ираида ханым туган нигезенә алып кайта. Әлеге хәлләргә 15 еллап узган вакыт инде. Шуннан бирле Валентина Петровна туганының балалары тәрбиясендә көн күрә.

Валентина Петровна сугыш чорында, хатын-кызның искиткеч бөек көч булуының бер үрнәге. Аяктан йөргәндә, бер генә Җиңү бәйрәмен дә калдырмый ул. Шәхси фотоальбомында ел саен шунда сөйләргә дип язган чыгышлары да шактый тупланган. Әмма аларны бервакытта да укымаган, чөнки күңелендә әйтер сүзләре дә күп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International