Рәмис Арифуллов редакциягә авыл башлыгы Сергей Салифанов турында сөйлим әле, дип килгән иде. Бу ир-егетне беренче кат кына күрүебез түгел: сайлау вакытында кампаниясе (ул участок сайлау комиссиясе рәисе), терлекчеләр эшенә айлык йомгак ясалганда бүләкләнүчеләр арасында да еш очрый иде ул.
Ә бүгенге көннәрдә исә Рәмис гаилә фермасы төзеп, сыерлар асрауга керешкән. Сөйләшә торгач, шул кызыктык кадәрле ки, барып күрәсе иттек.
Яңа Чәке авылына кергәч асфальттан тә соң, таш юл беткәнче барасы, дигән иде Рәмис. Таба алмыйбыз ахры, диеп, хәлле туктап бер генә йортка, сорарга булдык. (Район үзәгеннән читтә шактый, Ульян өлкәсенә барып тоташа торган җир булса да, авылда тагын да бик күп “хәлле”, яхшы ук нык йортлар күп). “Өен биек итеп салды егет, булдыклы ул кеше”, дип язмабыз герое йортын күрсәтеп җибәрде бер абзый.
Каршы чыккан ук Рәмис безне исә башлап ихаталары белән таныштырды. Тасвирлап әйткәндә – йөз ишек һәрберсеннән берәр һәм төрле җан иясе карап тора бу йортта. Вагыннан башлап санарга тотынсаң: тавык-чебеш, индоүрдәктән алып атка кадәр бар. Дөрес, терлек асрарга бик җайлы инде – тау астында күзләрне иркәли торган, табигать тудырган манзара. Октябрьнең 23е булуына карамастан, утлап көтү йөри. Авылы кечкенә генә булса да, көтүдәге маллар саны күп күренде.
–Безнең йорттан гына 11 баш мөгезле эре терлек чыга көтүгә, шунда сарыклары барып кушыла. Сыерны яратып асрый авыл халкы, -диде Рәмис, көтү зурлыгы турында бирелгән соравыма каршы.
Сарыклар дигәннән, Марина белән Рәмис мал-туарның бу төреннән дә өзелеп тормауларын сөйләделәр. Элек инде тә, корбан ае вакытында, Арифулловларның балалар бакчасына ярдәм итүләре турында ишеткән идек. Иганәчелек итүче гаилә һәм күп балалы буларак, алар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итүендә дә булдылар. Район башлыгы Александр Шадриков биргән “2016 ел иганәчесе” дипломын да кадерләп саклыйлар. Бу турыда сүз кузгаткач Рәмис:
–Без инде беркемгә моны белгертмичә, әллә ничә еллардан бирле эшлибез. Сарыкларны корбанга бик күп алалар бит. Бер сарык акчасын гел балалар бакчасына биреп килдек. Үзең “ашаган” белән генә түгел бит, тирәдәгеләреңне дә кайгыртырга кушылган,-диде.
Уңган Арифулловлар гаилә гаиләсе. Дөрес без барганда Регина, Динара, Заһар да мәктәптә иделәр. Әти-әнисе аларның генә йортта да, өйдә дә кул алмаш булулары хакында сөйләде. Билгеле инде, шуның кадәр эшле йортта балаларның өйдә телевизор, компьютер каршында утыруларын күзаллау мөмкин дә түгел.
–Без үзебез һәрчак эштә булгач аларны да яныбызда йөртәбез шул инде, -ди Марина.
–Регина күбрәк эчендәге өй эшләрне караса, Динара белән Заһар безгә йортта булыша. Әтиләре аларның икесенә кәҗә алып биргән иде дә әле, шуның белән мәш килделәр: Заһары чиләк кечкенә тора тотып, Динарасы сава. Бер кызыксындыру чарасы инде үзенә күрә – сауган сөтләрен акчага әйләндереп санап бардылар, без дә инде телефоннар алып бирдек,- ди Марина.
Шулай эшкә күнегеп үсә ул авыл баласы. Рәмис тә, Марина үзе дә авылда үскәннәр. Городище урта мәктәбенә укырга йөргәндә гашыйк булган Рәмис Маринага. Да Ульян дәүләт университетында өч Кыз ел укыганнан соң, читтән торып уку бүлегенә күчеп, кайткан авылга. Өйләнешкәннәр яшьләр. Башлап балалар бакчасында эшләгән, әле исә Городище урта мәктәбендә укыта Марина Владимировна.
Әниләр ачуланды инде–, бераз, -ди Марина.
Мин исә татар егетен тормыш юлдашы итеп сайлавына ачуланганнардыр дип уйлап куйдым. Юк, алай түгел, укып бетермичә кияүгә чыкканын ачуланып алганнар икән. Борын-борынгыдан дус булган бу ике гаилә. Бүген дә ике милләтне, бер-берсенең диннәрен хөрмәт итеп яшиләр.
–Авылда калуыбызга бер дә үкенмибез, -диләр Арифулловлар беравыздан. – Эш күп инде анысы, әмма аш та бар бит. Берьюлысы шулай шәһәр кешесе белән сөйләшеп торабыз. Безнең тормышны аңлатканнан соң ул гаҗәпләнеп: ”Сезнең өстәлдә гел ит инде торадыр алайса”, диде. Мин исә аның шулай соравына гаҗәпләндем, -ди Рәмис.
Арифулловлар, шулай ук, җитәкчелегенең авыл аларга, гомумән, авыл халкына да гел ярдәме да турында сөйли. Сыерларны электән үк 5-6 баш асраганнар алар. Ә дәүләтнең алар кебек кешеләргә ярдәм итүе авылы турында Городище башлыгы өйләренә килеп аңлаткан. Билгеле инде, ихатаны, сарайларны тагын да ныгытуга бик ярап куйган дәүләттән бирелгән акча. Нинди мөрәҗәгатең булса да, уңай хәл яктан итәргә тырыша, гел халык арасында, диләр алар турында Сергей Салифанов.
–Армиядән кайтуга колхозга эшкә урнашкан идем. Терлекләрне ясалма орлыкландыручы хезмәтенә билгеләдем. Ул чакта Сергей Ананьевич колхоз председателе иде. Аннары соң ветврач булдым. Һөнәрне дә бик белеп сайлаганмын, мал-туар – минем стихия. Армиядән 1994 елда кайткан идем, үз теләгем белән авылдан читкә китеп кунганым да булмады, -ди Рәмис. – Эшләргә теләкләре булганнарга ярдәм итәргә тырышканнары өчен район башлыгына да, авыл башлыгына да рәхмәтемне генә әйтәм.
Иренмәсәң балда-майда йөзәрсең, дигәннәр борынгылар. Бүген Арифулловларның гаилә фермасыннан гына 80 килограмм сөт саталар.
Сыерлар бозаулагач 150 килограммга җиткерү исәпләре. Сарык бәрәннәрен сатканнар үстереп, шушы көннәрдә генә үрдәкләр суйганнар. Йорт тулы каз. Менә шул инде авылча ул балда-майда йөзү! Борынгылар күзлегеннән караганда да, бүгенгедән дә соклангыч Арифулловлар тормышы. Киләчәкләре дә шулай итсен дәвам, кулы белгән эш, хезмәт сөйгән кеше беркайда да югалмас ул!
Дәвам итеп...
Язмамны дәвам итеп тугыз айлык нәтиҗәләре эш буенча Городище авылының рейтингның башында булуы турында әйтәсе килә. Рейтинг исә авылга кертелгән инвестицияләр, авыл халкының эш белән тәэмин ителеше, шушындый фермалары санына гаилә һәм башка шундый социал-икътисадый күрсәткечләргә төзелә карап.
Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда Марс, Звезда Иске Кәкерле, Зур Аксу, Городище авыл җирлекләрендә сыерларның баш саны 14 тән алып 45 башка кадәр арткан. Зур Чынлы, Уби авыл җирлегендә генә баш саны арту күзәтелмәгән. Шланга авыл җирлегендә исә хәтта сыерлар санын киметкәннәр дә. Район буенча исә сыерлар саны бер ел эчендә 182 башка арткан.
Боларның барысы турында да район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелегендә үткән семинар-киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов сөйләде.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкка туры килгән керемнең югарысы иң Яңа Ишле авылында булып кала бирә. Аңардан соң уңай исемлекне күрсәткечләр белән Шланга, Иске Чокалы, Яңа Элмәле, Кече Чынлы авыл җирлекләре дәвам итә. Ә иң аз керемле дип, Яңа Борындык, Чүпрәле Иске авыл җирлекләре исәпләнә. Иске Шәйморза, Чуваш Чүпрәлесе да халкы учреждение, оешмалар түләгән хакын хезмәт кулайрак күрәме, әллә мал-туар асрауны мәшәкатьле эш дип карыймы – аларда да ярдәмче хуҗалыкка туры килгән керем мактанырлык түгел әлегә.