Хөрмәтле райондашлар, авылдашлар, дин кардәшләр!
Уважаемые жители Дрожжановского района!
Мухтасибат Дрожжановского района информирует о сборе гушр-садака!
Чүпрәле районы мөхтәсибәте гошер сәдакасын бирергә теләүчеләргә хәбәр итә!
Әгәр сез гошер сәдакасын кемгә һәм кая бирергә белмисез икән, Чүпрәле Җәмигъ мәчетенә , яки районыбыздагы авыл мәчетләренә китерә аласыз. Бу бәрәңге, суган, кишер, чөгендер, алма, җиләк-җимеш кебек бакчадан алынган уңышлар.
Җыелган гошер садакасы мохтаҗ кешеләргә, мәдрәсәләргә тапшырылачак. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-80, +79272475128.
Гошер - су сипмичә үстереп алган уңышның берен уннан, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): "Авыл хужалыгы культураларыннан жыеп алынган уңышның һәм яңгыр елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирелергә тиеш”, - дигән.
Аллаһы Тәгалә "Ибраһим” сурәсенең 7 аятендә: "Мин биргән шөкрана нигъмәтләргә кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр”, - дип әйтте. Димәк, бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсәк, без малыбызнын Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз. Кайбер кешеләр: юк урлаганым, ашамыйм хәрам, - ди. Әмма бәрәңгенең чыгармаса гошерен, ашаган ун бәрәңгенең берсе – хәрам, аңа тиешле түгел, ятим-мескеннәр өлеше була бит.
Һәрберебезнең маллары, бакчалары, җыеп алган уңышлары бар. Аларның Аллаһы Тәгаләгә тиешле өлешен аталган урыннарга биреп, калган малларыбызга, иншә Аллаһ бәрәкәт иңәр. Балаларыбыз, оныкларыбыз хәләл ашап ризыклар, тәүфыйклы, бәхетле, тәртипле булып үссеннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Хәрам ризык ашатып үстергән балаларыгызның көчләре үскәч, үзегезгә каршы булыр, - диде”.