Сишәмбе көнне районда эзләүчеләр эш өчен традицион вакансияләр ярминкәсе узды. Районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәге оештырган ярминкәгә эшсезлек буенча үзәктә исәптә торучылар белән беррәттән, пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләр һәм эшкә яраклы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр килгән иде.
Ярминкәдә районның тугыз оешма һәм предприятиесеннән: күптармаклы технологияләр техникумы, «Государев Амбар», «АК БАРС Чүпрәле», «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма», «Эталон-Агро», район мәдәният йорты, «Прогресс», «НАСКО», «Росгосстрах» вәкилләре эш урыннары тәкьдим итте. Аларга агрономнар нигездә, иминият агентлары, технологлар, җитәкчеләре сәнгать, хәтта мөдирләр дә кирәк икән. Вәгъдә иткән хезмәт хаклары да зарланырлык түгел. Әйтик, «Росгосстрах» оешмасы җитәкчесе Низамов Ильмас белдерүенчә, карап нәтиҗәсенә хезмәт, премияләр, өстәмә матди ярдәмнәр дә каралган. Ә менә «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» үз хезмәткәрләрен иртән алып, соң эштән кич, кайтарып та куя, шәхси транспортлары белән йөрүчеләргә акчасын кайтара.
Бүген район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә 47 кеше исәптә тора. Шуның алтысы һөнәри югары белемле, урта һөнәри белемлеләре кеше -26, урта белемле-14 кеше.
Ярминкәдә үзәк тарафыннан 23 вакансия буенча 40 урыны хезмәт тәкъдим ителде, шуның алтысы өлкән яшьтәге һәм физик мөмкинлеге чикләнгән эшкә яраклы кеше өчен каралган иде.
Район күптармаклы технологияләр техникумы, шулай ук үзәк тарафыннан һөнәрләре уку буенча яңадан курслары узу мөмкинлеге дә каралган. Ярминкәдә 60 катнашса кеше лап да, аның белән генә өчтән бере тәкъдим ителгән хезмәтләр кызыксынды. Даими эшкә калырга теләк белдерүчеләр юк дәрәҗәсендә. Сәбәбен хезмәт хакы аз булуда, тоткарлыклар белән бирелүдә, яшәү урынына ерак булу да дип аңлаталар. Нәтиҗәдә, ярминкәдән тугыз эшле кеше булып китте, бишесе вакантлы урыннарга чакыру алды.
-Хезмәтемне мәктәпне тәмамлауга 1973 елда колхоздан башладым. Ул чакта хезмәт хакы да әлләни зур түгел иде, эше дә санап бетергесез. Шулай да эшләдек, авыр дип тормадык. Пенсиягә чыгарга 11 ай вакыт калды, җитәрлек стажым хезмәт бар, югыйсә. Тик торасы өйдә килми, эш булмасмы дип килдем,-ди Яңа Элмәледән Виктор Пришельцев.
Хорновар-Шигалидан 35 ел мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Аркадий Ефимов та лаеклы ялга китәргә тора.
-Вакытлыча эш булса да ярый. Кеше һәрвакыт нидер белән мәшгуль булырга тиеш дип саныйм. Үзем дә тик тормадым. Һәрвакыт мәдәни чаралар үткәрдек, яшәдек күңелле. Менә хәзер дә торасы өйдә килми,-ди ул.
Сүз уңаеннан үзәкнең вакансияләр банкында мәдәният өлкәсендә эшләргә теләүчеләр өчен шактый сайларлык мөмкинлек бар. Уби, Чуваш Чүпрәлесе клубларына мөдирләр, Алешкин-Саплык авылында сәнгать җитәкчесе, режиссерлар кирәк.
Социаль өлкәдә Мунчәли һәм Алешкин-Саплыкта хезмәткәрләр таләп ителә. Борындык станциясендә урнашкан “Государев амбар” оешмасы технологлар эзли. Аннан вәкил килгән, “Белемебез юк борчылмагыз дип, барысына да үзебез өйрәтәбез. Ашханә эшли, тору бар урыны, хәтта гаилә белән дә килергә мөмкин”,-ди.
Соңгы елларда хөкүмәт тарафыннан физик мөмкинлекләре чикләнгән, әмма эшкә яраклы кешеләрне хезмәтле итү бурычын куйды. Районда әлеге төркемгә керүче чүпрәлеләрнең саны – 725 кеше, шуның 136 сы хезмәтле. Июнь аеннан октябрьгә кадәр үзәк аша 12 эшле кеше булган.