Чүпрәле плантацияләрендә эшнең кызу чагы

2017 елның 11 октябре, чәршәмбе

П.В. Дементьев исемендәге агрофирмага иртән үк юл тоттык. Бер күңел белән “иртә баруыбызның файдасы булырмы, бу вакытта механизаторлар кырга чыгармы икән?” икеләнеп дип тә алган идек, әмма ялгышканбыз. Шикәр чөгендере басуында эшләүче комбайннарны күргәч, сокланып күзәтеп тә тордык.

Төшерәбез Исегезгә, безнең районда үткән еллардагы кебек үк шикәр чөгендере дүрт мең гектарга якын мәйданда үстерелде. Әлеге культураның табышлы икәнлеген аңлаган дементьевлылар быел аны 1184 гектар мәйданда чәчтеләр. Сер түгел, узган ел кырчылык, шул исәптән шикәр чөгендере дә корылыктан интеккән иде. Исә Быел, киресенчә, бөтен культуралар да диярлек артык дымлылыктан күпмедер дәрәҗәдә зыян күрде. Май июнь һәм айларында яуган салкын яңгырлар үсемлекләрнең үсүен дә тоткарлады. “Бу басуга чөгендерне май ахырларында гына чәчкән идек. Шулай да технологияләрне төгәл үтәвебез нәтиҗәсендә татлы тамырлар яхшы үсте, уңыш та һәр гектардан 300 центнер чамасы чыга”,- ди агрофирманың баш агрономы Виктор Митрошкин. Ачык акционерлык –“Ак Барс” холдинг” компаниесенең “РОПА” маркалы дүрт комбайны берничә көн элек кенә “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасындагы шикәр чөгендерләрен алып бетергәч, бирегә килгәннәр. Хуҗалык җитәкчелеге сүзләренчә, әлеге чит ил комбайннарын идарә итүче механизаторлар Илсур Мөхәммәтъяров, Терентьев Олег, Алексей Ватрушкин һәм Айрат Миңнуллин кебек оста һәм җитез егетләр техниканы җитештерүчән файдаланалар.

Комбайннар икенче да сменада эшләтелә. Тәүлеккә әлеге һәркайсы комбайнның 30 гектарга якын мәйдандагы чималны казытып ала һәм басу читендәге кагатларга сала. Эш темпы болай барганда чөгендер чыгару озакка сузылмас, ди Виктор Васильевич. Сүз уңаенда “А. Низамов”, “И. Мәхмутов” крестьян – фермер хуҗалыклары, җаваплылыгы чикләнгән “Эталон – Агро” җәмгыяте һәм “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы эшчәннәре татлы тамырларны алып та бетерделәр. Барлык мәйданнарның 80 процентында эш башкарылды. Һава торышы мөмкинлекләр тудырганда һәр минуттан файдаланып калу зарур. Бу хакта П.В. Дементьев исемендәге агрофирма эшчәннәре дә “көннәр генә бозылып китмәсен” дип борчылуларын белдерделәр. Комбайнчылар да эш шартларыннан бик канәгать булуларын әйттеләр.

-Кайнар ризыкны үзвакытында китерәләр. Ашау – эчү яхшы. Килешү һәр гектар буенча эш өчен башкарганыбыз 450 сум түләү каралган,- диештеләр алар.

“Бүгенге көндә районның шикәр чөгендере плантацияләрендә сигезләп комплекс эшли. Чөгендер ташуга 40 тан артык автотранспорт җәлеп ителгән, тәүлек саен мең тоннадан артык чимал кабул итү пунктларына тапшырыла”,- ди агро идарәнең маркетинг бүлеге начальнигы Җәмил Шәрипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International