Сергей Ишмуковның мондый дәрәҗәле ярышларда катнашканы бар иде инде. Арча районының Яңа Кырлай авылында “Ат көне” уңаеннан үткәрелгән ярышларлар да даими катнашып килә. Дөрес, башка елларда призлы урыннар яулый алмаса да, Сергей төшенкелеккә бирелмәде, үз алдына куйган максатына чын спортчыларчыларга гына хас нык характеры нәтиҗәсендә иреште.
Сентябрь ахырында узган әлеге ярышларга 140 тан артык атлы спортчы килгән. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Кабардино – Балкар, Карачаево – Черкесск республикаларыннан, Мәскәү шәһәреннән, Төмән, Пенза, Пермь өлкәләреннән иң җитез һәм иң тәҗрибәле жокей катнашты.“Ярышлар иртәнге биштә башланды үк. 14 ат 80 километрлы арага старт алды. Аннан соң 16 ат 40 километрга һәм өч ат 30 чакрымлы дистанциягә чыкты. Атларны табиблары ветеринария тикшерде. Аларның йөрәк тибеше, физик халәте контрольгә алынды. Күрсәткечләре нормага туры килмәгән атларны ярыштан төшереп калдыралар. Россиянең ат спорты федерациясе хөкемдарлары үз вазыйфаларын таләпчән башкаралар. Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары Васил Шәйхразиев үзе дә җайдак буларак 40 чакрым араны уңышлы узды”,- сөйли дип Сергей Ишмуков. Якташыбыз ярышларның әлеге 2400 һәм 2000 метрлы дистанцияләрендә ясый һәм чыгыш 2 – 3 урыннарны яулый, Мактау грамотасы белән һәм акчалата призлар бүләкләнә. Ат спортын яратучылар районыбыз күреп спортчысын тә, ишетеп тә беләләр. Төп эше буенча ул гадәттән тыш хәлләр службасында хезмәт итә. “Ат спорты белән мәктәптә икенче сыйныфны тәмамлагач шөгыльләнә башлаган идем. Шулай берчак колхозның товарлыклы – сөтчелек фермасы мөдире Владимир Кизин янына килдем дә, атка утыртып йөртүен үтендем. Володя абый үтә дә мәрхәмәтле кеше, мөрәҗәгатемне кире какмады. Ферма территориясендә рәхәтләнеп йөрдем, карадым та чаптырып. Шул минутларда мин үземне иң бәхетле кеше дип хис иттем. Мондый күнегүләрне еш кабатладым. Икенче елны (1983) авылда үткәрелгән Акатуйда колхоз атлары арасында узган ярышларда “Сынок” кушаматлы ат ббелән катнаштым. Әле дә хәтердә, унбиш стартка ат чыкты. Финишка беренче килүем миңа ниндидер этәргеч биргәндәй булды. Шуннан инде мин ат спортына кереп китүемне дә сизми калдым. Идел буе регионында узган күп ярышларда катнаштым, призлы урыннар яулаган еллар да булды. Спортта җиңүгә ирешү даими шөгыльләнергә өчен кирәк. Арчада яулаган урыннар бик белән үк канәгать түгелмен. Ни эшлисең, бөтенесе әле дә алда, “Сокол” белән “Самат”ым гына сынатмасын, яңа җиңүләр һичшиксез яуланыр”,- дип сөйли Сергей Ишмуков.