Районда күптән көтелгән заманча кинозал эшли башлады. Аны ачу тантанасы 5 октябрьдә узды һәм әлеге уңайдан Алексей Пимановның “Крым” кинофильмы күрсәтелде.
-Район халкы кино челтәре эшләгән елларны бик яхшы хәтерлидер. Күрше районнардан әйләнеп кайткан фильмнарны, хәтта иртәнге 4кә кадәр көткән вакытлар да булды. Халык та таралмый иде шул чакта,-дип башлады сүзен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чарада. –Исә Бүген, шул янә кайттык вакытларга, шәһәрдәге заманча кинозал хәзер менә үзебездә дә бар, рәхәтен күрергә булсын.
Районда кинозал булдыру турында моннан берничә ел элек үк сүз алып барылды. Үткән исә ел, район мәдәният йорты конкурста катнашып, заманча кинозал өчен җиһазлар алуга 5 млн сумлык грант отты. Менә быелдан район Һәм мәдәният йорты сәхнәсе кинозал ролен дә үтиячәк.
Әлеге эшләрне башкаруда "МТД ПЛЮС" оешмасы да ярдәмгә килә. Аның җитәкчесе Евгений Нежинский тантанада катнашып, республикада 15ләп шундый кинозаллар ачылуы хакында белдерде. Ә менә тагын да чүпрәлеләр аның заманчасы - лазерлы булуы белән дә откан.
Шулай итеп, хәзер илдә яңа кинолар дөнья үк күрүгә,ягъни кинопрокаттагы барлык премьераларны үзебездә карау мөмкин булачак. Шулай ук, балалар өчен яңа мултьфильмнар да тәкъдим ителәчәк.
Кинозал дүшәмбедән кала һәркөнне 10.00 кичке 23.00 сәгатькә кадәр эшли. Белешмәләр өчен телефон: 89376123108.