Эльвира Сафина: “Якташларыма чиксез рәхмәтлемен”

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Габдулла Тукай исемендәге филармония залында шагыйрә, галимә, популяр җырлар авторы Эльвира Сафинаның иҗат кичәсе булып узды. Әлеге кичә гади генә дә түгел: Эльвира Сафина үз иҗатын яратучыларга тәүге китабын тәкъдим итте.

“Хатлар Күңелдәге” исемле әлеге китапның редакторы – Галимҗан Гыйльманов. Җырлары аша исеме шактый ук танылган булса да, бу әле Эльвира Сафинаның беренче китабы икән.

Китапның сүз башында шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ленар Шәех болай дигән: “Шагыйрә Эльвира Сафина шигырьләре танышканда белән күз алдымда инде җитлеккән, туплаган тәҗрибә, шактый гына тормыш юлы узган каләм иясенең иҗаты ачылды.

Казан дәүләт университетының филология факультетын, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасын тәмамлаган, кандидатлык диссертациясе яклаган, егерме ел дәвамында матбугат битләрендә берсеннән-берсе камил, якты әсәрләрен бастыра килеп, үз укучысын тапкан, шактый шигырьләре көйгә салынып, татар эстрадасын мәгънәле җырлар белән баеткан, бүгенгесе көндә әдәби иҗат өлкәсендә дә, фән юнәлешендә дә җиң сызганып эшләгән бу күпкырлы талант иясеннән без күпне көтәргә хаклы. Әйе, Эльвира турында сүз әйткәндә, аны яшь шагыйрә дип атау гына җитми, гәрчә беренче китабы – “Күңелдәге хатлар” дигән тәүге җыентыгы яңа гына табадан төшеп, талымлы укучы хозурына ирешсә дә. Шагыйрә, еллар дәвамында шигырь утында янып, сөеп-сөелеп, сагышланып, сагынып, ниһаять, әсәрләрен бер матур гына итеп мәҗмуга туплаган. Шигырьне язу ул – бер батырлык, аны матбугатта чыгару – тагын бер батырлык, китап ә бастыру итеп – батырлык икеләтә, чөнки җаваплылык та, тә таләпчәнлек башка. Китап – ул хәзинә гасырларга кала торган бит”.

Авторның шигырьләре җырлары һәм Иҗат кичәсе белән үрелеп барды. Җыентыкка кергән шигырьләрне автор үзе һәм Г.Камал исемендәге академия театры артистлары Илнур Закиров белән Зөлфия Шәмсуарова укыды, Эльвира Сафина сүзләренә язылган җырларны берсеннән-берсе популяр артистлар башкарды. Күпләрнең яраткан җырына әверелгән “Балаларым” (Гүзәл Уразова), “Уфтанмыйк үткәннәргә” (Илдар Хәкимов), “Бер күрүдә сиңа гашыйк булдым” (Артур белән Марат), “Әти-әни кадере” (ИлГәрәй), «Без бит авыл кызлары” (Лилия Муллагалиева), “Җырларымда – син генә” (Рафиль Җәләлиев – Эльмира Гыйльфанова) һ.б. хитлардан тыш, Гүзәлия, ИлСаф, Әбелханова Алсу, Алсу һәм Азат Фазлыевлар башкаруындагы өр-яңа җырлар да яңгырады.

“Якташларыма бик зур рәхмәт. Миңа һәрвакыт ярдәм кулы сузып, канатландырып торалар. Бу кичәне үткәргәндә дә аларның ярдәме бик зур булды”, - ди Эльвира, чүпрәлеләргә рәхмәтләрен җиткереп. Иҗат кичәсенә шагыйрәләрен зурлап туган якларыннан зур делегация килү, хакимият башлыгы Александр Валерьевич Шадриков исеменнән рәхмәт хаты тапшыру да шуны раслады бит. Иҗат Алсу Әбелханова кичәсендә ясаган чыгыш, ИлСаф та якташлары белән горурлануларын әйттеләр.

“Җанга якын дусларга” дип аталган кичәдә яңгыраган җырлар бик сайланып тупланган дигән тәэсир калды. Чынлап та, җанга якын дуслар бик киң төшенчә икән бит. Җанга якын кеше – ул безне гомер буе яратып, кадерләп яшәүче әти-әниебез дә, җанга якын кеше ул – сөйгән ярыбыз, үзебез сайлаган иң тугры юлдашыбыз – тормыш иптәшебез дә, җанга якын кеше – ул үзебез гомер биргән кадерле балаларыбыз да, ул – тормыш сукмакларын үткәндә ныклы терәк булган якын дусларыбыз да.

 

Эльвираны тәүге китабы һәм тамашачыларга иҗатының яңа якларын ачкан затлы, зәвыклы кичәсе белән чын күңелдән котлыйбыз киләчәктә зур һәм дә уңышлар телибез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International