Һәр елны 1 октябрь - өлкәннәр көне, ә 5 октябрь - укытучылар көне билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә ике берләштереп бәйрәмне, ветеран укытучыларны тантаналы рәвештә тәбрикләү матур традиция буларак саклана.
Без, 5 нче сыйныф сыйныф укучылары һәм җитәкчебез Флера Яруллина, күп еллар 1 Иске Чүпрәле номерлы урта мәктәбендә тәрбия эшләре урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытып лаеклы ялга чыккан Нәфисә Усманованы бәйрәмнәр белән котларга дип, музейга юл тоттык.
Бу бәйрәм белән музей арасында нинди бәйләнеш бар дисезме?! Бар менә шул. Бүгенгесе көндә безнең Нәфисә Фәттах кызы хезмәт юлын район крайны өйрәнү музеенда дәвам итә.
Безне музей хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы алдылар. Нәфисә Фәттах кызы үзенең тәҗрибәсе эш белән уртаклашты, экскурсия музейга оештырды. Районыбызның батырлары, шагыйрьләре, танылган шәхесләре турында безгә күп мәгълүматлар җиткерде. Безнең бу сәяхәтебез бик күңелле һәм эчтәлекле булды.