Чүпрәле кызы Мәскәүдән җиңүләр яулап кайтты

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Сентябрь аенда Мәскәү шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты зыян күрүчеләр арасында академик ишкәк ишү буенча Россия кубогына ярышлар узды. Әлеге ярышларда Татарстан командасы составында районыбыздан Раилә Сатдинова да катнашты һәм 1 урынга лаек булды, Диплом, Кубок, бүләкләргә ия булды.

Туып Шлангада, үскән, шуның өстенә физик мөмкинлекләре дә чикләнгән гап-гади авыл кызы, шулай ук, райондашларыбыз өчен зур бу җиңү, әлбәттә. Язмыш тарафыннан кырыс сынауларга дучар булуына карамастан, Раилә бервакытта да күңел күтәренкелеген югалтмый. Нык характерлы кыз актив рәвеше иҗтимагый тормыш алып бара: шигырьләр яза, җырлый, күп чараларда катнаша. Ачык күңелле, аралашучан булуы аңа дуслар табарга ярдәм итә.

Әлеге ярышларда да катнашуы тикмәгә түгел. Казанда реабилитация курслары узганда очраклы гына иптәш кызының тренеры белән таныша ул. Тренер Мәсхүт Гайнетдинов аңа үзен көймәдә ишкәк ишү спорт төрендә сынап карарга чакыра.

Шулай итеп, агымдагы ел башында тормышындагы үзгәрешләр Раиләне әлеге җиңүләргә алып килә. Гаҗәбе Иң, ярышлар узасы дата аның туган көненә туры килә.

-Барысы да төштә сыман узды. Үземнең уңышларма үзем сөенеп бетә алмыйм. Беренче чиратта, минем мөмкинләремә ышанган тренерым Мәсхүт Мәхмүтовичка, җылы сүзләре белән канатландырып торучы әти-әниемә зур рәхмәтлемен. Янәшәмдә аларның тою булуын, миңа ярышларда көч-дәрт бирде. Әлбәттә, киләчәктә дә шөгыльләнүемне дәвам итәчәкмен,-дип хис-тойгылары белән уртаклашты яшь спортчыбыз.

Раиләне уңышлары белән котлыйбыз җиңүләренең киләчәктә һәм тагын да күп булуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International