Үзенең тиңдәшсез хезмәт үрнәкләре белән каһарманлык күрсәткән якташыбыз Сергей Немасовның туган көне уңаеннан район үзәгендәге Геройлар аллеясында тантаналы митинг үткәрелде.
Геройның туган авылы Хорновар – Шигали урта мәктәбеннән килгән укучылар Сергей Немасовның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр. Хәзерге буынның үз якташлары белән шулай горурлануы бигрәк тә куанычлы. Мәктәптә аның исемен еш искә алалар икән, геройның хөрмәтенә төрле чаралар да уздырыла. Гомумән, Чүпрәле районы халкы да үз батырларын онытмый. Аларның бюстлары Геройлар аллеясында урын алган. “Аллеяны изге урын дип атарга да тулы хаклык бар. Биредә без үзләренең чагыштыргысыз батырлыклары һәм тиңдәшсез хезмәтләре белән ил алдында танылган райондашларыбызны искә алабыз, алар бюсты алдында баш иябез. Батырлыка һәрчак урын бар, икәнлеген үсеп килүче яшь буын да аңласын иде”,- ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов. Сергей Егорович Немасов 1928 елның 25 сентябрендә Хорновар – Шигали авылында туган. Сугыш елларында сөяге дә ныгып җитмәгән малай олылар белән иңгә – иң торып колхоз эшләрендә катнашкан, Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән өлеш керткән. 1952 елда Ульяновскидагы очучылар әзерләү мәктәбендә моторист булып эшли һәм бер елдан соң Куйбышев шәһәренә китеп гидроэлектростанция төзелешендә катнаша, краннарда эшләүче комсомол – яшьләр бригадасын җитәкли. Сергей Немасов җитәкчелек иткән кран экипажы ГЭС блокларын жиһазлауга 204 мең тонна төзелеш – монтаж материалларын бирә. 1956 – 1957 елларда язгы су ташу чоры вакытында затворны маневрлау буенча краннарның йөк күтәрүчәнлеген арттыру максатында үзенең эшлекле тәкъдимнәрен кертә. Аннан соңгы елларда Ефрат һәм Ангара гидроэлектростанцияләрен төзүдә катнаша. 1958 елда төзелештәге югары күрсәткечләре өчен аңа Социалистик Хезмәт герое исеме белән Ленин ордены тапшырыла. Якташыбыз шулай ук хезмәт Кызыл байрагы ордены һәм күп кенә медальләр белән дә бүләкләнә. 2006 елда Братск шәһәрендә фават була һәм Иркутск шәһәрендә җирләнә.