Быелгы ашлыкны урып –җыюда ике мең тоннадан артык ашлык суктырган комбайнчылар
(Күрсәткечләр тонналарда)
“МЕГА – 360”, “КЛАСС ТУКАНО – 430”
“Цильна” Илдус Җәмдиханов 2999
“Цильна” Илгиз Миначев 2750
“Цильна” Рафик Шәйдуллов 2395
“АКРОС – 530”
“Ак Барс - Чүпрәле” Илдус Гафуров 2183
“НЬЮ – ХОЛЛАНД”
“Ак Барс - Чүпрәле” Валерий Храмов 3334
“Ак Барс - Чүпрәле” Петр Архипов 3235
“Ак Барс - Чүпрәле” Александр Юркин 3040
“Ак Барс - Чүпрәле” Айрат Җәлалов 2802
“Ак Барс – Чүпрәле” Фәрит Яфизов 2710
“Ак Барс – Чүпрәле” Илмас Нигманов 2694
“ПОЛЕСЬЕ”
КФХ “Мәхмутов И.Ф.” Газинур Мөхәммәтҗанов 2995
Нинди генә кыенлыкларга да карамастан, 38,5 мең гектарда үстерелгән бөртекле һәм бөртекле – кузаклы культураларның уңышы түкми – чәчми җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 31,3 центнер ашлык алынды. Ындыр табакларына 120 мең тоннадан артык бөртек кайтарылды. Урып – җыю комплексында катнашучы һәр эшчәннең фидакарь хезмәте иң олы рәхмәт сүзләренә лаек. Сүз дә юк, әлеге күрсәткечләргә ирешүнең асылында игенчелектә эшләүче чүпрәлеләрнең тынгысыз хезмәте, маңгай тире һәм йокысыз төннәр ята. Ашлык ташуда катнашучы шоферлар тырышлыгының да тиңдәше юк. Ил табынының муллыгы өчен бөтен барлыгын биреп хезмәт куйган райондашларыбызга иң олы рәхмәт сүзебез!
Рәшит Фәтхуллов