Чүпрәле укучылары пенсия турында сөйләштеләр

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрь – Бердәм пенсия грамоталыгы көне буларак билгеләп үтелә.Аны Россия пенсия фонды оештыра.

Әлеге чарадан Пенсия фондының район бүлеге дә читтә калмады. Аның максаты – Россия яшьләренең пенсия буенча һәм социаль юнәлештә белемнәрен күтәрү, киләчәктә үзеңә лаеклы картлык яки пенсия формалаштыру өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлату.

Район пенсия бүлеге җитәкчесе һәм Илмир Измайлов идарә хезмәткәрләре Кече Чынлы, Иске Шәйморза, Уби урта мәктәпләрендә булдылар. Укучылар белән очрашып, Пенсия фонды эшчәнлегендә төп юнәлешләр турында сөйләделәр. Шулай ук СНИЛСның ни өчен кирәклеге, пенсия турында ничә яшьтән кайгыртырга икәнлеге турында да аңлатма бирелде, хакының хезмәт ни өчен «ак булырга» тиешлеге дә аңлатылды.

Мондый очрашулар бер көн белән генә чикләнми. Ул ел ахырына кадәр башка мәктәпләрдә дә оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International