ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.

2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде.

Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.

Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү Бердәм Россия халык программасының үзәк нигезләмәләренең берсе.

Бүгенге көндә коррупция эзләрен теләсә кайсы илдә азмы-күпме табарга мөмкин. Бу төшенчә борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм латин теленнән «растление», «подкуп» и «продажность» дип тәрҗемә ителә.

Хезмәтләр базары шартларында еш кына бәхәсле хәлләр килеп чыга, компанияләр теге яки бу сәбәпләр аркасында хезмәт күрсәтүдән баш тарткан клиентларга акчаны кире кайтарудан баш тарталар. Еш кына хезмәт күрсәтүчеләр кулланучыларның законнарда язылган хокукларын санга сукмыйча, үз эчке кагыйдәләренә сылтама ясыйлар.

Россия Почтасы «Иң яхшы хат язу дәресе» конкурсына Татарстан укытучылары һәм укучылары эшләрен кабул итүне дәвам итә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

Агымдагы елда  Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International