Чүпрәлеләр ашлык басуында

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

-Быел барлык кыр эшләре дә соңгарак калды. Табигать тә игенчене үзенчә сыный сыман. Үткән ел 17 июньдә уракка чыккан идек, быел 5 августта гына урып – җыюга керештек. Сабан культуралары әле дә булса өлгереп кенә килә. Мондый эссе көннәр торса урак эшен озакка сузмаска исәп,- ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ильмир Мәхмутов. Кыскасы, мәхмутовлылар август ае тәмамланганчы бөртеклеләрне тулысынча җыеп алуны максат итеп куйганнар.

100 гектар мәйданны биләгән “Марафон” сортлы кышкы бодай басуына тукталдык. Җитәкченең әйтүенчә уртача уңыш 50 центнер чамасы чыга. Кырның чисталыгына соклануымны яшерә алмадым, “чүп үләннәр күренми, гербицидны да тиешенчә куллангансыз”,- дип әйтергә дә өлгермәдем, “гербицид кына түгел, берничә еллап җир эшкәртү технологиясен төгәл үтәвебез нәтиҗәсе бу. Чәчү әйләнеше системасына аеруча нык игътибар бирәбез, ашламалар һәм гербицидлар белән дә фән кушканча эшлибез”,- дип сөйләп китте Ильмир Мәхмутов. Шулчак офыкка кадәр барып тоташкан басуны иңләп килүче ике комбайн күренде. “Болар - әтиле – уллы Мөхәммәтҗановлар. Газим үзе дә бик тәҗрибәле, оста игенче. Улы Газинурны да үз үрнәгендә тәрбияли, элек елларда ярдәмчесе булып эшләгән егет быел мөстәкыйль рәвештә комбайн штурвалы артына уртырды. Әтисеннән калышмый, эш күрсәткечләре тигез”,- ди җитәкче. Хуҗалыкта кыр эшләре комплекслы оештырылган. Ашлыгы суктырып алынган басуда камылларны лушить итү һәм сукалау эшләре дә берүк вакытта оештырылган. “МТЗ – 1221” һәм “К – 700” маркалы тракторлар белән Ранис Җәмалетдинов һәм Марс Ахметов көн саен норманы арттырып үтиләр. Үзвакытында эшкәртелгән туфрак киләсе елда да бурычлы булып калмас. Алдагы елда бу мәйданнарда кыйммәтле культуралардан саналган шикәр чөгендере үстереләчәк икән. Хуҗалыкның 150 гектарда үстерелгән арпа кырында да кызу эш кайный. Соңгы берничә елда әлеге культураның “Экадо – 70” сортлысын игәләр. Узган елларда да аннан тотрыклы уңыш алганнар, быел да уңыш күрсәткече уртача 50 центнерны тәшкил итә. Комбайнчылардан Айнур Шәкуров һәм Альфик Алиев та комбайн бункерларының ашлык белән бик тиз тулуын әйтәләр. “Ташып кына өлгер, комбайнчылар эш темпын кызу тоталар”,- ди “КамАЗ” шоферы Тәлгать Хәйруллов. Рәсемдә: агро идарәнең кырчылык буенча киңәшчесе Фәнил Хәлимов та хуҗалыкта үстерелгән кышкы бодай культурасына югары бәя бирә. Автор фотосы.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International