"Цильна" җәмгыяте сыер савучысы - район чемпионы

2017 елның 16 июне, җомга

Авыл җирлегендә сыер савучы хезмәте мактауга һәм олы хөрмәткә лаек.

Яңгыр дими, дими салкын алар иртә таңнан торып фермага ашыгалар. Авырлыкларга карамастан, күпләре үзләре сайлаган һөнәргә гомере буе тугры кала. Өлкән яшьтәге сыер савучылар белән сөйләшкәндә еш кына: “Фермада эшләү дәверендә эшләмәгән калмады хезмәт, чиләкләп тирес тә түктек, иңнәргә маллар күтәреп алдына печән – салам да ташыдык. Өйгә йокларга гына кайта идек. Булды инде вакытлар авыр, хәзерге ферманы күз алдына да китерә алмый идек бит”,- диләр.

Чыннан да алар белән дә килешмичә мөмкин түгел. Кайчан гына әле һәр сыердан елына берәр мең килограмм сөт алу да нинди зур шатлык, зур бәхет иде. Аннан соң 2, 3 мең! Үткән ел район сыер савучылары һәр сыердан уртача сөт савуны 5500 (!) килограммга җиткереп, яңа рекорд куйдылар. Әлбәттә, алгы ярышның сафында “Цильна” хуҗалыгы терлекчеләре бара.

-“Цильна” да хезмәт кешесенең эшен күрә беләләр, хөрмәтлиләр, сөенә-сөенә, тырышып эшлибез. Хакларыбыз Хезмәт да яхшы, аны һәрчак үзвакытында алабыз, – дип сүз башладылар хуҗалыкның Илнур Фәтхуллов җитәкләгән 2 номерлы товарлыклы – сөтчелек фермасы терлекчеләре. “Сез барыгыз да алдынгы, шулай да алдынгыларның да алдынгысы була, сездә “бүгенге көн герое” кем?”,- дип кызыксынам сыер савучылардан. Барысы бер тавыштан: “Әлегә Лилия, аның артыннан ук җитешеп баручылар да бар”.- диештеләр янәшәмдә баскан ханымнар. “Ярыш мәгълүматлары белән бар икән да таныш”,- дип уйлап куйдым. Лилия дигәннәре коллективта моннан биш элек кенә эшли башлаган. Гаиләсе яшәп белән читтә караганнар, әмма туган җир үзенә тарткан. “Өч ел яшәп гына Питрәч районында алдык, туган авыл сагындыра гел, тормыш иптәшем Дамир белән утырып киңәшләштек тә янә Кече Чынлыга кайттык. Ирем эшли тракторда, үзем сыерлар савам. Терлекчелектә Мин элек тә эшли идем, шуңа күрә ферма чит миңа эше түгел”-, дип танышып киттек “Цильна” маягы Лилия белән. – Уңышларның сере – үз эшеңне, малкайларны чын күңелеңнән яратуда. Әнә шул мәхәббәтне сизмәсәләр, рәнҗетсәң, сыер сөтен дә бирми, урынына да басмый ул. Үпкәли-, ди Лилия ярым шаяртып. Бүген үз группасындагы 32 сыерның һәркайсыннан уртача 27 килограмм сөр савучы алдынгының һәр сүзендә хаклык бар. Аннан гына азга калышып баручы Зөлфия Җәббарова, Алсу Хәйбуллова һәм аның Зөмфирә Сәйфетдинова да сүзен раслыйлар. Хуҗалыкның баш ветеринария табибы Фәнис Сөләйманов та терлекчеләр эшеннән канәгать. “Хуҗалык көн саен 23 тоннага якын югары сыйфатлы сөт сата. Лилия Рәимова быелның биш аенда тулаем 15,5 тонна сөт сауды. Сыер савучыларыгыз күпме хезмәт хакы алалар, дип сорарсыз. Яшермибез, айга 42 мең сум алучылар да булды”,- ди табиб.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International