Татарстанда сөт җитештерү 5 ай эчендә 5 процентка арткан

2017 елның 16 июне, җомга

Татарстанда биш ай эчендә авыл хуҗалыгы оешмаларында 521,6 тонна сөт җитештерелгән. Бу - узган елның шушы вакыты эчендә җитештерелгән сөт күләме белән чагыштырганда, 105 процентны итә тәшкил, - дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

Шулай ук 159,6 тонна кош һәм терлек ите җитештерелгән (101 процент), шул исәптән - мөгезле эре терлек ите 41,6 тонна булган (104 процент).

Республикада сөт 5,9 мең тоннага артыграк җитештерелгән. Савымнар Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында (узган ел белән дәрәҗәсе чагыштырганда - 123 процент) һәм "Урал" СХПКда (119 процент) арткан.

Сөт җитештерү күләме "Ак Барс" холдинг компаниясендә (984 тоннага ким) һәм УК ООО "Органик групп" оегшмасында (278 тоннага ким) кимегән.

Республикада 137,2 мең баш бозау алынган, бу узган ел белән тәңгәл килә. Дуңгызларның саны 2 процентка арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International