Татарстан Республикасы күләмендә 2016 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эш нәтиҗәләре рейтингында “Цильна” җәмгыяте өченче урында.
Әлеге рейтинг авыл хуҗалыгына караган барлык предприятие, җәмгыятьләрне дә кертеп, аларның икътисадын, табышын, хезмәт хакларын анализлап төзелә. Районда шушы рейтингның беренче баскычларында тора алырлык җәмгыять булу горурлык. Цильналыларны уңышлары белән котлыйбыз!