"Әти, әни, мин – ГТО" проектларының республика конкурсы дәвам итә

2024 елның 4 мае, шимбә

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексын популярлаштыру һәм мәктәп укучыларын ГТО комплексын сынауларны үтәүгә җәлеп итү максатыннан 2024 елның 10 апреленнән 31 маена кадәр Россия Федерациясендә Гаилә елы кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» «Әти, әни, мин – ГТО» проектларының республика конкурсы үткәрелә. Конкурсның муниципаль этабы 2024 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр, республика этабы 2024 елның 20 маеннан 31 маена кадәр узачак.

Конкурста катнашучылар: белем бирү учреждениеләренең 5-7 сыйныф укучылары.

Конкурс эшләренең тематикасы бөтен гаилә белән ГТО нормативларын үтәүне чагылдырырга тиеш. Конкурс эшләре ике номинациядә кабул ителә:

- компьютер рәсемнәре (плакатлар);

- компьютер анимацияләре-компьютер ярдәмендә башкарылган мультипликацион роликлар яки реалистик хәрәкәтләнүче сурәтләр.

Эшләрне рәсем ясау, компьютерда анимация ясау өчен теләсә нинди программалар кулланып ясарга мөмкин.

Бәяләү критерийлары:

- конкурс темасына эшләр эчтәлегенең туры килүе;

- фикерләүнең оригинальлеге, башкаруның эстетик булуы;

- башкару техникасы, композиция.

Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен конкурс эшләре 2024 елның 17 маена кадәр Vildanov.Ruslan@tatar.ru почтасы аша яки  89270387410 ватсап номеры буенча кабул ителә. Муниципаль этапта җиңүчеләр конкурсның республика этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак. Конкурс эше автор турында кыскача мәгълүмат белән бергә алып барылырга тиеш.

Конкурсның муниципаль һәм республика этапларында җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә.

Килеп туган сорауларны ГТО тест үткәрү үзәгенә мөрәҗәгать итеп яки 2-20-51 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International