ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин: “Бүгенге сайлаулар - безнең киләчәгебез”

2024 елның 16 марты, шимбә

ТР Депутаты Чүпрәле районында сайлау участокларында булды

Бүген, 2024 елның 16 мартында, ТР Чүпрәле районындагы сайлау участокларында ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин булды.

ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров озатуында депутат берничә сайлау участогында булды, урыннарда эш барышы белән танышты, эшнең тиешле дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп үтте.

- Барысы да бер-берсен котлый. Чыннан да бәйрәм. Һәм көн шундый кояшлы, үзенчәлекле атмосфера бирә торган. Без балаларыбызның киләчәге, илнең киләчәге өчен тавыш бирәбез. Барыбызның да бөтен нәрсә һәрчак яхшы булсын. Бүгенге сайлаулар - безнең киләчәгебез, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президентын сайлау өч көн узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International