ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 13 июлендә 10.30 сәгатьтән - 11.30 сәгатькә кадәр  район Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рауфович Гайзатуллин  чүпрәлеләрне кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 2-21-75.

Иске Чокалы авылы соңгы арада төзелеш мәйданына әйләнде. Авыл янындагы елгада сусаклагыч (плотина) ясала, урам утлары рәтләнгән, чишмә төзекләндерелә башлаган, үзсалым акчасына авыл эчендәге юллар тәртипкә китерелә. Һәм иң көтелгәне - авыл йортларына эчәргә яраклы су кертелә. 

Моңарчы “Борындык”, аннан соң “Чүпрәле” ашлык кабул итү элеваторы дип аталган предприятиене агымдагы елның февраль аеннан "Государев Амбар" дип атый башладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International