2018 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал. Яңгыр вакытында 15-20 м\с тизлегендә көчле җил булуы көтелә.
2018 елның 4 июлендә 10.00 сәгатьтән-12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин “Бердәм Россия” партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 14 А йорт - күпфункцияле үзәк бинасы) чүпрәлеләрне кабул итә.
29 июньдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү Бөтенроссия көне узачак. Юридик өлкәгә караган сораулары булган чүпрәлеләр бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый кабул итү пунктына (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 14 А ) мөрәҗәгать итә ала.