ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә  Чүпрәле районы электр челтәре оешмасының бер төркем белгечләре районның "Акчарлак" лагеренда булып, анда ял итүче балалар белән иминлек буенча мавыктыргыч чаралар үткәрде.  Балалар өчен алар зур программа әзерләп килгәннәр иде. 

Июнь башында Мәскәү шәһәрендә  "Олы Мәскәү регатасы" академик ишкәк ишү буенча халыкара ярышлар узды. Чарада төрле илләрдән 900 дән артык спортчы көч сынашты. Шулар арасында Татарстан Республикасы данын яклап, райондашыбыз, Шланга авылы кызы Раилә Сатдинова да бар иде. 2 км.араны Раилә 14 минут, 42 секундта узып, ярышларнын көмеш призёры исеменә лаек булды. 

Соңгы елларда Яңа Чүпрәле авылы мәчетенең дини эшчәнлеге җанланып китте. Мәчет манарасыннан көн саен азан әйтелә, намазлар укыла, гомумән, дини гореф – гадәтләр ныгый, авыл халкы да дингө ныграк тартыла башлады.

Иске Ишле авылында гомер кичерүче Гаделҗан Сәлимҗан улы Хуҗиев кичә 100 яшьлек күркәм юбилеен бәйрәм итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International