Грипп, көчле респиратор вирус инфекциясе, шул исәптән COVID-19 коронавирус инфекциясен индивидуаль профилактикалау

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

   КАГЫЙДӘ 1. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ

· Теләсә кайсы җәмәгать урыннарында, транспортта, ишек тоткаларына, акчага, оргтехникага, ашарга һәм ашарга әзерләүгә кагылганнан соң кулларыгызны юыгыз.

· Су һәм сабын булмаганда дезинфекция чараларын яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.

· Юмаган куллар белән битегезгә,күзегезгә кагылмагыз .

· Гомуми сөлгеләрне кулланмагыз.

   КАГЫЙДӘ 2. ЭШ УРЫННАРЫНДА ГИГИЕНАСЫН САКЛЫЙБЫЗ

· Вирусларны өстәл, урындыклар, ишек тоткалары, гаджетлар, клавиатуралар, мониторлар, портфельләр, сумкалардан арындыру өчен, аларны көнкүреш юу чаралары (мәсәлән, сабын эретмәсе) кулланып дезинфекцияләгез.

· Еш кына бүлмәләрне эштә һәм өйдә җилләтегез, дымлы җыештыру үткәрегез.

   КАГЫЙДӘ 3. ГОМУМИ ГИГИЕНАНЫ САКЛЫЙБЫЗ.

· Көн саен душ кабул итегез, чәчләрегезне юыгыз. Шома итеп җыелган прическаларга өстенлек бирегез.( җыелмаган чәч инфекция куркынычын арттыра).

· Көн дәвамында 3-4 тапкыр йөзегезне һәм борыныгызны юыгыз.

· Кул бирешү, кочаклашу һәм үбешүләрне чикләгез.

· Эштә ашамлыкны махсус билгеләнгән урыннарда гына кабул итегез.

   КАГЫЙДӘ 4. СУЛЫШ ОРГАННАРЫН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ САКЛЫЙБЫЗ.

· Медицина битлекләре кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, җәмәгать транспортында барганда, авыруларны караганда һәм көчле респиратор вирус инфекцияләре булган затлар белән аралашканда кулланыла.

• Үзеңне зарарсызландыру өчен битлекне дөрес кияргә кирәк:

- битлек ныклап беркетелергә, авызны һәм борынны тыгызлап ябарга тиеш, күзне ачык калдырырга;

- дымлы яки тишелгән битлекне яңасына алыштырырга кирәк;

- битлекләрне ике сәгать саен алыштырырга кирәк;

- битлекне салганда кулларыгыз белән кагылмаска тырышыгыз;

- кулланылган битлек чүп контейнерына утильләштерелергә тиеш;

- бер тапкыр кулланыла торган битлекне кабат кулланмагыз.

· Бер тапкыр кулланыла торган битлек булмаган очракта, аны өй шартларында марльне 4 катлам итеп тегәргә була.

· Авыру караганда кулланылган битлекне тиз арада салырга һәм кулларны юарга кирәк;

· Ачык һавада битлек кулланырга киңәш ителми;

· Төчкергәндә һәм ютәлдә кулланылган тукыма борын яулыгын шунда ук алыштырырга, көн саен юарга һәм ике яктан да үтүкләргә кирәк. Мөмкин булган очракта бер кат кулланылучы кәгазь яулыкларыннан файдаланырга кирәк.

   КАГЫЙДӘ 5. БЕРЕНЧЕ СИМПТОМНАР БАРЛЫККА КИЛГӘНДӘ (тән температурасы, туңу, баш авырту, хәлсезлек, борын агу, ютәл, авыр сулыш)· Контактларны киметегез.

· Өйдә калыгыз һәм медицина ярдәме сорап дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итегез.

· Ашарга һәм эчәргә индивидуаль савыт-саба кулланыгыз һәм аларны индивидуаль юыгыз

   КАГЫЙДӘ 6. ЭШ СӘФӘРЕНӘ ЯКИ ЯЛГА ЧЫККАНДА

Вирус инфекциясе, шул исәптән коронавирус COVID-19 таралышы буенча риск зонасына барудан тыелыгыз.

Юлга чыгу очрагында, эш бирүчегә чыгасы ил һәм күпме вакытка китүегез турында хәбәр бирегез.

Риск зонасындагы илгә чыксагыз, кайтканнан соң, 14 көн элемтәләрдән тотылып торыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International